Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Ябыгуның өч хәйләсен беләсезме

Артык килограммнардан котылыр өчен ач торып, физик күнегүләр белән интегү мөһим түгел.

Галимнәр сүзенә колак салыгыз. Алар өч хәйлә тәкъдим итә.

☑ Үзенчәлекле эчемлек. Япония галимнәре алма серкәсен матур гәүдә өчен яхшы эликсир дип атаган. Аны көн саен суга кушып ике калак эчкәндә 12 атна эчендә 2 килограмм югалтып була. Бернинди диетасыз!

☑ Көн дәвамында азыкны киметә барырга кирәк. Үзегезнең рационыгызны болай бүлегез: бер көнлек ризыкның иң күп өлешен иртән һәм төш ашагыз, ә кич азрагын. Калорияләр организмга көндез кирәк.

☑ Углеводларны киметергә. Көненә углеводлы азыкны 250 граммга гына киметкән хәлдә дә берничә ай эчендә 9 килограммга ябыгып була, дип белдерә белгечләр. Углеводлы ризыклар – икмәк, макарон, бәрәңге, сыра һәм шикәр кушылган барлык азыклар.

 

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев