Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Гөбләләргә каршы көрәш

Җәй көне агачларда гөбләләр (тля) барлыкка килмәсен дисәгез, моны яз көне үк кайгырта башлау зарур.

Иң мөһиме - әлеге эшләрне гөбләләрне бакча буенча таратып йөрүче кырмыскалардан алдарак эшләү.
Агачларны бөҗәкләрдән саклауның иң гади төре - агач кәүсәсен пакет белән уратып, җилем сылап кую. Вакыт-вакыт яңа җилем сылап торыгыз.

Ә карлыган куакларындагы гөбләле яфракларны өзеп алыгыз.

Үсемлек кортлары, лайлач әкәм-төкәмнәр һәм гөбләләр әче борыч төнәтмәсен яратмыйлар.

Төнәтмә өчен 3-4 әче борычны ваклап, 1 л суга салыгыз да, 1 сәгать дәвамында кайнатып, 2 тәүлек төнәтегез. Сиптерер алдыннан төнәтмәне бер чиләк суга кушыгыз. Борыч суы бик зәһәр, шуңа күрә сиптергән вакытта резин перчатка, саклагыч күзлек һәм битлек киегез.

 

Чыганак:Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев