Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

ГЛАДИОЛУСНЫ КАЙЧАН УЯТЫРГА

Гладиолус суганчалары кышны салкынча урында чыгарга тиеш.

Аларны суыткычта яки базда сакларга була. Утыртырга бер ай кала, сакланган урыныннан алырга кирәк.


Суганчаларны саклагыч тышчасыннан чистартып, яхшылап тикшерәләр. Чери башлаган урынын кисеп, марганцовканың алсу эремәсендә йогышсызландырырга кирәк. 1 л суга 2 г бор кислотасы һәм 3 г бакыр купоросы кушылган эремәдә 10-12 сәгать тотарга мөмкин. Аннан туфрак тутырылган әрҗәгә таратып, үрдерергә куярга була. Якты, җылы урында торырга тиеш. Кайбер бакчачылар гладиолус суганчаларын дымлы пычкы чүбендә үрдерә. 14-20 көннән суганчалар үрә, тамыр җибәрә башлый. Аларны бакчага күчерергә кирәк.

Үрдереп утыртылганда, тизрәк чәчәк ата.

Чыганак:"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы
Фото: © alekskan — 123rf.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев