Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Файдалы үләннәрне җыеп калырга ашыгыгыз!

Табигать юмарт. Ул саранланып тормыйча, күңелебез һәм тәнебезгә сихәт бирергә сәләтле үләннәрен бүләк итә. Безнең әле җәй сандыгына күз салып, аннан кыйм­мәтле әйберләрне алып калырга вакытыбыз бар.

Меңъяфрак (тысячелистник)


Аны сабагы, яфрагы һәм чәчәкләре белән бергә җыялар. Файдасы күп. Үсемлектән төнәтмәләр ясыйлар, косметологиядә кулланалар. Меңъяфрак спазмнар вакытында ярдәм итә, авыртуны җиңеләйтә, метеоризм булганда һәм кан киткәндә булыша, ә әчкелтем тәме әппетитне арттыра. Моннан тыш, ялкынсынуга һәм бактерияләргә каршы үзлеккә ия – шуңа аны эчке органнар авырулары вакытында кулланалар. Төнәтмәсен пешкән, тырналган һәм сыдырылган урыннарга, диатез һәм бетчәләргә сөртәләр.

Бака яфрагы (подорожник)


Киптерелгән яфракларыннан төнәтмәләр әзерлиләр. Йөткергәннән, азык эшкәртүне яхшырту, авыртуны басу өчен, ялкынсынуга каршы һәм антисептик чара буларак кулланалар. Биттәге проблемалы урыннарга һәм яраларга «примочка» ясыйлар.

Мәтрүшкә (душица)

Ул әле орегано дип аталучы тәмләткеч тә булып тора. Мәтрүшкәдән хуш исле һәм файдалы чәй әзерләргә яки камыр ризыкларына, кайнар азыкларга тәмләткеч сыйфатында кулланырга мөмкин. Бу үсемлектән сихәтле ванналар ясарга яки йөткергәннән үлән җыелмаларына кушарга була. Ул матдәләр алмашын көйләргә булыша, эч кату белән көрәшә, зарарсызландыра һәм ялкынсынуны баса, йокыны нормальләштерә, организм­нан артык сыек­лыкны чыгара, авыртуны киметә.

Ромашка


Тән генә түгел, җанга да сихәт бирә. Ромашка чәен юкка гына яшь балаларга да билгеләмиләр. Ул антисептик, дезинфикция­ләү һәм ялкынсынуга каршы тору сыйфатларына ия, табигый спазмолитик булып тора. Иммунитетны күтәрә, энергия бирә, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Стресс, шомлануны җиңәргә булыша, тынычландыра һәм тыныч йокы бүләк итә. Кипкән чәчәкләреннән төнәтмә әзерләп эчәләр, ангина вакытында тамак чайкыйлар, сихәтле ванналар әзерлиләр, кызару һәм ялкынсынулардан бит тиресенә сөртәләр, кое­луга каршы тору һәм ялтырасын өчен чәчләрне чайкыйлар.

Даруханәләрдә кулланыла торган ромашканы башка төрләре белән бутамагыз: аның уртасы бүлтәеп тора, таҗлары кечкенә, еш кына дөрес формада түгел һәм аска карап тора. Аның чәчәкләрен генә түгел, сабак­ларын да кулланалар.

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев