Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Эшлибез дә, кызынабыз да Сәламәт булыйк!

Без җәйне, җылы көннәрне түземсезлек белән көтеп алабыз һәм бик күп­ләребезгә бакча эшләре рәхәтлек бирә.

Кояш нурлары астында бил бөгү бик күңелле түгел анысы һәм организм өчен дә куркыныч булуы бар. Шуңа күрә сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Ул – түтәлләрегездәге тәртип һәм мул уңышка караганда мөһимрәк.

Баш киемегез булсын. Ул кояш сугу куркынычын киметә һәм аксыл төстәгеләре тагын да яхшырак. Әле баш киеме эссе көннәрдә башны гына түгел, мөмкин булган кадәр күз, бит һәм муенны да кояш нурларыннан сакласа шәп. Шуңа күрә киң тирәле эшләпәгә өстенлек бирегез.


Өс киемегез дә һава үткәрә торган табигый тукымадан булсын. Кызыну максаты юк икән, озын җиңле дә, ыштанлы да юка кием сайлагыз.
Алай киенергә теләмәсәгез, тәннең ачык җирләренә ультрафиолет нурлардан саклаучы крем сөртегез. Кояш пешергән урыннар авырта һәм төрле авыруларга сәбәп булуы бар. Тәнгә пигмент таплар чыгуы һәм тән кибүдән вак җыерчыклар барлыкка килү – аларның иң җиңеле.


Күбрәк су эчегез. Эссе көндә тир белән йөрәк дөрес эшләсен өчен кирәкле калий һәм натрий чыга. Шуңа күрә, бакчада эшләгәндә яныгызда минераллы яки гади су булсын. Һәр 15-30 минут саен йоткалап куярга онытмагыз.
Бакчада дөрес вакытта эшләгез. Көндезге 12 белән 15 сәгать арасында бары тик ышык урында гына эшләргә ярый. Ә инде йөрәк-кан тамырлары системасында проблемалар булган очракта, 11 һәм 16 сәгать арасында кояшка чыкмаска тырышыгыз. Кызынырга теләүчеләр иртәнге якта (11гәчә) һәм кичкә таба (16 сәгатьтән соң) кояш нурлары процедурасын алырга мөмкин.

Әз генә хәлегез китсә дә, эштән туктагыз. Бернинди уңыш та сезнең сәламәтлекне алыштыра алмый. Баш әйләнү, хәлсезлек һәм күңел болгану – кояш һәм эссе сугуның төп билгеләре. Аларның нәтиҗәләре мәкерле – хәлгә килергә озак вакыт кирәк булачак. Хроник авыруларыгыз бар икән – даруларыгыз үзегез белән булсын.

Әгәр инде кояш яки эссе суккан икән, иң элек салкынча, һава яхшы йөри торган урынга ятарга кирәк. Чишенегез, аякларыгызны 30-40 сантиметр күтәртегез (мәсәлән, астына бөкләнгән мендәр куегыз). Кул астыгызда минерал су юк икән, гади суга бер чеметем тоз салып, кечкенә йотымлап эчегез. Маңгайга, култык астына һәм касыкка салкын компресс куегыз.

Эссе сугу – организм артык кызганнан, ә кояш сугу – кояшның башка, муенга һәм җилкәләргә йогынтысыннан була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев