Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Елмаерга, якты көнгә, тормышыбыздагы уңай яңалыкларга сөенергә кем оныттырды?

Елмай һәр кешегә!

Бер көнне иртән эшкә барганда бөтенләй чит кеше көтмәгәндә миңа ихлас елмайды да: «Хәерле иртәрләр сезгә, уңышлы көннәр һәм һәр эшегездә Аллаһ ярдәменнән ташламасын!» – диде.
Мин бик гаҗәпләндем һәм җавап итеп сәламлисе урынга: «Без бит таныш түгел?» – дип сорадым. Теге ир кабат елмайды: «Ә миңа яхшы кешеләргә матур көн һәм яхшы кәеф теләве читен түгел!» – дип, кулын болгады да үз юлы белән китте.

Мин уйланып калдым. Чынлыкта, ул хаклы түгелмени? Кай вакытта кешеләргә транспортта яки эштә карыйсың да, тоташ төксе, игътибарларын нәрсәгәдер төбәгән йөзләр. Әйтерсең алар дөньякүләм мөһим проблемаларны хәл итә. Еш кына, хәтта, хезмәттәшләр, дуслар белән дә баш кагып кына исәнләшәбез, әгәр дә кыска гына итеп «сәлам» дисәң, бик шәп инде ул. Шуның белән шул!

Үзебезне үзебез негативка батыр­ганга кем гаепле? Елмаерга, якты көнгә, тормышыбыздагы уңай яңалыкларга сөенергә кем оныттырды?
Менә мин дә шул көннән соң, безнең мөселман халкы өчен гөнаһ саналган күңел торышы – күңелсезлекләргә бирелмәскә карар иттем. Бүген дә, иртәгә дә, гомумән, һәрвакыт – кешеләргә, теге миңа очраган якты зат үрнәгендә, яхшы кәеф теләячәкмен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев