Электрон тәмәке, вейплар тәмәкедән дә зыянлырак
27 май - 2 июнь - тәмәкедән баш тарту атнасы (31 май - Бөтендөнья тәмәкесез көн уңаеннан)
Рәсми статистика мәгълүматлары буенча, гражданнарны тәмәке төтененнән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән яклауга юнәлдерелгән дәүләт сәясәте гамәлдә булган елларда илдә соңгы вакытта тәмәке тартучыларның кимүе, әмма башка төрле никотинлы продукция : вейплар, электрон тәмәкеләр, тәмәке җылыту продуктлары, кальяннар һәм төтенсез тәмәкенең тиз таралуы күзәтелә.
-Халыкның хәбәрдарлыгы түбән булып кала, чөнки югарыда әйтелгән продуктлар, составларында агулы никотин булу сәбәпле, бәйлелек һәм төтенендә булган токсиннар төрле авырулар китереп чыгара. Моңа тәмәке компанияләре тарафыннан әлеге продукцияне агрессив маркетингы ярдәм итә, ул беренче чиратта яшүсмерләргә һәм яшьләргә юнәлдерелгән. Никотинлы продукция организмга тәмәке продуктлары кебек үк зыян китерә, ә аларның зарарсызлыгы турындагы мифлар тәмәке индустриясенең яхшы планлаштырылган дезинформациясе генә ул, - дип аңлатма бирә безгә Яшел Үзән медицинапрофилактикасының гигиена табибы Валерия Феоктистова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев