Җәйнең иң бай вакыты, җәмәгать, шөкер! Бакчаларыбызда үстергән мул уңышны вакытында җыеп, эшкәртеп, кышка ашарлык тәмлүшкәләрне әзерләп өлгер генә.
Үзеңнекен өзеп, юып та тормыйча (чөнки бернинди химияләрсез үскән), итәк-ыштаныңа гына ышкып җибәреп, тәмләп ашаулары гына да ни тора бит!
Инде кыяр белән помидор салатыннан да күңел булды, болай гына, аерым-аерым тәмлерәк кебек. Һәм дөрес тә. Баксаң, гомер-гомергә без кушып, болгатып ашаган бу ике яшелчә дус түгел икән бит!
- Алар катнашмасы ашказаны-эчәклек һәм үт суы юлларында проблемалары булганнарның ризык эшкәртү белән кыенлыклар тудыра ди. Кыяр – селте, помидор – кислота. Икесе бергә җылылык бүлеп чыгарып алар нейтральләшә һәм газ барлыкка китерә. Хәтта, косасы килергә, эч йомшарырга мөмкин.
- Ашкайнату белән кыенлыкларыгыз булган очракта, бу яшелчәләрне кушып ашамавыгыз хәерле. Помидорны татлы борыч яки редис белән алыштырсагыз яхшырак булыр.
- Хәтта сәламәт кешеләрдә дә аларның катнашмасы витаминнардан алыначак файданы киметә. Чөнки, кыярдагы аскорбиноз ферменты помидордагы С витаминын «җимерә».
Әмма мондый аныклаулар белән барлык белгечләр дә ризалашмый. Күбесе, шартлы сәламәт кешегә мондый салатның бернинди дә зыяны тими, дип бара.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Нет комментариев