Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чәчләрне дә кайгыртыйк

Кыштан соң чәчләр өстәмә кайгыртуга мохтаҗ.

Суык вакытта аларны күпчелек фен ярдәмендә киптереп, корытабыз.

 
Шуңа күрә, яз җитте һәм башлык­ларны салыр вакытлар да ерак түгел, өч атналап фен һәм плойка кулланмагыз, чәчләрегез үз җае белән кипсен. Тукландыргыч мас­ка һәм бальзамнар турында да онытмагыз.

 
Өй шартларында да дымландыр­гыч маска ясау берни түгел.

Бал һәм глицеринлысын сезгә тәкъдим итәбез. Бал чәчләрне файдалы матдәләргә баета, ә глицерин дымландыра һәм икеләнгән чәч очларын ябыштыра. Глицеринны әрекмән маена (репейное масло) алыштырырга мөмкин. Безгә 2 аш кашыгы сыек бал, 1 аш кашыгы глицерин һәм 1 аш кашыгы үсемлек мае кирәк була.


Барысын бергә кушып болгатыр­га һәм катнашманы чәчнең төбеннән алып очына кадәр сыларга. Алдан чәчне юып, сөлге белән корытыгыз. Масканы 40 минут тотыгыз һәм аннары башыгызны җылы су белән юыгыз.
Чәчнең артык корылыгына юл куймас өчен шундый масканы атнага бер ясагыз. Әгәр дә инде кыштан соң чәчләрегезнең хәле мөшкел икән, алар сәламәтләнгәнче атнасына өч тапкыр ясарга тырышыгыз.

Чәчтарашка язылыр­га онытмагыз – язгы яңа причес­ка һәм матур яңа төс кәефегезне күтәрер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев