Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Буыннарга – кәбестә яфрагы

Яшь барган саен, сызлаулары белән, буыннар үзләрен искә төшерә башлый. Халык медицинасында авыртулардан котылуның бик күп ысуллары бар. Бәлки, сез гаҗәпләнерсез, әмма буыннар белән проблемалар булганда, салатлар һәм тәмле голубцы ясый торган гап-гади кәбестә ярдәм итә ала.

Кәбестә яфрагына кечкенә тишекләр ясагыз. Плитә өстендә яки микродулкынлы мичтә җылытыгыз һәм юка бал катламы сылагыз. Зарарланган буынга кәбестә-бал компрессы куегыз, өстенә целлофан каплагыз һәм җылы яулык яки шарф белән төрегез. Мондый компрессларны төнгә эшләргә кирәк, берничә тапкыр кулланганнан соң инде сез тезләрегездәге авыртудан котылачаксыз. Тәкъдим ителгән дәвалау курсы – 1 ай.

Балыгыз булмаса да (яки ярамаса), артроз вакытында кәбестә компрессының файдасы ким булмаячак. Кәбестә яфрагын, бераз суты чыксын өчен, ит чүкече белән тапагыз һәм авыру буынга куегыз. Өстенә пленка салыгыз һәм җылы яулык белән урагыз.

Артроз һәм артрит вакытында мондый компресс та ярдәм итәчәк: 3 аш кашыгы камфор мае, 1 аш кашыгы бал һәм 1 аш кашыгы горчица кушыгыз. Катнашманы коры, чиста кәбестә яфрагына сылагыз һәм авыру урынга куегыз. Җылы шарф яки шәл белән чорнагыз. Компрессны бер-ике сәгать тотыгыз, әмма дүрт сәгатьтән артык түгел.

Артроз вакытында авыртудан тагын бер ысул ярдәм итәчәк. Аны әзерләү өчен 2 төймә аспиринны изеп, бер чәй кашыгы бал белән болгатырга кирәк. Катнашма үзлерәк булсын өчен, аңа бераз он өстәргә мөмкин. Әзерләнгән массаны авыру буынга сылагыз, өстенә кәбестә яфрагы куегыз, бинт белән беркетегез һәм шарф белән төрегез.

Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев