БПЛА - пилотсыз очу аппараты һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
#кирәклекиңәшләр

БПЛА - пилотсыз очу аппараты һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?

Һөҗүмнән соң яки БПЛАны тапкач, бернәрсәгә дә кагылмагыз һәм шунда ук җайланма табылган урыннан китегез.

Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булса, түбән катларга, подвалга яки парковкага төшегез.

Әгәр дә урамда булсагыз, шунда ук якындагы бинада, җир асты юлында яки парковкада яшерегез. Әгәр дә транспортта йөрсәгез - аны ташлагыз һәм ышыклану урыны табыгыз. 

БПЛА табылганда, табыш турында шунда ук 112 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.


Нет комментариев