Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бетләргә каршы

Яшелчәләрнең беренче сусыл яфраклары борын төртеп өлгерми, бакча бетләре тишкәләп, тетеп бетерә. Ачу килмичә, нишләсен инде!

Әйдәгез, бергәләшеп котылып карыйк әле шулардан.

Әлеге корткыч бөҗәкләр эссене һәм дымны бик өнәми. Әгәр дә кояш кыз­дырганнан соң, яңгыр явып үтсә һәм томан күтәрелсә, алар туфракка кача, активлыклары кими.
Алар көчле исләрне дә яратмый. Редис яки руккола түтәле тирәсенә тәмәке яфраклары, төелгән борыч, горчица порошогы сипсәң, яки нафталин төймәсен уып түтәл тирәли киртә ясасаң – бу бетләрдән котылырга мөмкин.

Әгәр дә редис (руккола, салат һ.б. яшелчә) яфрак үстергәндә аларда тишек­ләр барлыка килсә, атнага бер тапкыр бәрәңге сабагы, помидор, тузганак яфрагы төнәтмәләре белән эшкәртергә була. Суга кушылган аш серкәсе эссенциясе дә яхшы нәтиҗә бирә.

Әгәр дә инде әлеге корткыч бөҗәкләр массакүләм ябырылса, химик препаратлар кулланмый булмас. Әмма, шуны онытмагыз, алар яшелчәләргә әзме-күпме сеңәчәк. Шуңа йомшаграк чаралар, мәсәлән тере җаннар – эт һәм мәчеләр өчен чыгарылган беткә каршы препаратлар белән эш итеп карагыз. 50 мл шундый шампуньны 10 литр суга кушып, яхшылап болгатыгыз һәм яшелчә яфрак­ларын пульверизатор ярдәмендә коендырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев