Банкалар «шартламасын» өчен маринад рецептлары
Никадәр вакыт әрәм итеп, хезмәт куеп, тырыша-тырыша кышка дип ябылган банкаларның капкачлары күпереп, төсләре болганчыкланудан да ачу китергечрәк нәрсәләр бар инде барын. Әмма бу хәл дә нервыга нык тия торганнардан.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Шундый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, озак еллар сыналган тозлык ясау нисбәтләре белән уртаклашучылардан алынган рецептларны тәкъдим итәбез.
Классик маринад
Кыяр һәм ассорти өчен кулай.
► Су – 1 литр
► Эре тоз – 2 аш кашыгы
► Шикәр комы – 4 аш кашыгы
► Аш серкәсе (9%) – 4 аш кашыгы
► Тәмләткечләр – укроп, сарымсак, түгәрәк борыч, керән яфрагы
Татлы маринад
Помидорлар өчен яхшы.
► Су – 1 литр
► Эре тоз – 1 аш кашыгы (өеп)
► Шикәр комы – 5 аш кашыгы
► Аш серкәсе (9%) – 3 аш кашыгы
► Тәмләткечләр – канәфер, хуш исле түгәрәк борыч, чия яфрагы
Әче (борычлы) маринад
«Өтеп» алганны яратучылар өчен.
► Су – 1 литр
► Эре тоз – 2 аш кашыгы
► Шикәр комы – 2 аш кашыгы
► Аш серкәсе (9%) – 5 аш кашыгы
► Тәмләткечләр – әче чили борычы кисәкләре, күп итеп сарымсак, горчица орлыклары
«Йомшак» маринад
Ташкабак һәм патиссоннар өчен.
► Су – 1 литр
► Эре тоз – 1,5 аш кашыгы
► Шикәр комы – 3 аш кашыгы
► Аш серкәсе (9%) – 3 аш кашыгы
► Тәмләткечләр – дәфнә яфрагы, түгәрәк борыч, бераз петрушка
Әзерләү технологиясе
Суны кайнатырга, тоз белән шикәр комын эретергә, яшелчәләр өстенә коярга. Ике кат кайнатып эшлисездер сез дә – шулай ышанычлырак.
Аш серкәсен банканы ябар алдыннан яки тозлыкны уттан алырга бер минут кала салырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев