Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Йогынтыга бирелүчәнлекнең беренче билгеләре

Баланы жәлләмичә, туганнан ук мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәк. Аның өчен барлык мәсьәләләрне хәл итеп, балагызны шәхес буларак юкка чыгарасыз һәм үз фикере, максаты булмаган, яшәүгә сәләтсез зат үстерәсез.

  • Бала үзенә шөгыль уйлап таба алмый, гел «миңа кызык түгел, күңелсез» ди;
  • Бу эшләрне үзе булдыра алса да, бик еш әти-әнисеннән су салып, уенчыкларын алып, киемнәрен әзерләп бирергә ярдәм сорый;
  • Әйтмәсәң, артыннан тәлинкәсен дә юып куймый;
  • Ун тапкыр исенә төшермичә, дәресләрен әзерләргә утырмый;
  • Ялкаулана.

Әгәр дә санап киткәннәрнең икесе генә туры килә икән, бу балагызның мөстәкыйль булмавын аңлата.

Ул аның өчен инде барысы да уйланылган һәм хәл ителгән булуына өйрәнгән. Нигә әле көчәнергә һәм ни дә булса эшләргә? Әнисе бит барыбер эшләячәк.

Бу – «вакытлыча кыенлыклар» түгел. 18 яшендә кинәт үзгәрәчәк тә, мөстәкыйль булачак, дип уйламагыз!

Андый балалар ияреп йөрергә ияләнә, шуңа күрә бик җиңел читләр йогынтысына эләгә. Начар компанияләр белән бәйләнүче «тәртипле» гаилә балалары нәкъ менә шулар инде.

Утыз яшькә җитеп тә, кем булырга теләүләрен белмәгән зурлар нәкъ менә шундый балалардан үсә.

Әгәр дә ничек бар, шулай калдырсаң һәм «кечкенә әле ул», «яшь әле ул» дип яшенә сылтап акласаң, бала шундый булып үсәчәк. Ул карь­ерасында да, мөнәсәбәтләрдә дә – барлык нәрсәләрдә ияреп йөрергә гадәтләнәчәк…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев