Бал кушылган миләш бик файдалы
Мондый ысул миләшнең файдалы үзенчәлекләрен тулысынча саклау мөмкинлеге бирә.
Әлеге катнашма иммунитетны күтәрә, вирусларга каршы торучанлыкны арттыра.
Миләшне юып, иттарткыч аша чыгарабыз яки блендерда ваклыйбыз. Шуңа 1:2 нисбәтеннән бал яки шикәр комы өстибез. Балы яки шикәре эреп беткәнче болгатып, парландырылган банкаларга тутырабыз.
Баллы миләшне суыткычка яки башка салкынча урынга куеп саклыйбыз.
Чыганак: 1001 КИҢӘШ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев