Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бакча җиләген ашлыйбыз

Якынча 1/3 чиләк кайнар су агызырга һәм чиләккә ярты чәй кашыгы бор кислотасы һәм ярты чәй кашыгы марганцовка өстәргә кирәк, барлык элементларны да кайнар суда эретү өчен яхшылап болгатырга. Гадәти су белән чиләкне тутырып, 13-15 тамчы йод өстәргә дә, кабат болгатырга.

Алга таба 2-3 аш кашыгы нашатырь спирты өстәп, барысын да җентекләп болгатырга. Җиләкләрнең һәр куагы астына эремәне бер чүмеч (300-400 мл) сибәргә кирәк. Мондый тукланудан соң авыру куаклар да матур чәчәк ата, ә җиләк сезонында зур һәм баллы җиләкләр белән сөендерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев