Бакча җиләге тизрәк җиләк бирсен дисәң, түбәндәге киңәшләргә колак сал
Виктория мыекчаларын август ае дәвамында утыртырга мөмкин.
Бакча җиләге өчен органик ашлама күп кирәкми. Асылда минераль ашламаны ярата ул.
Җиңел, көпшәк булсын өчен, туфрагына ком яки агач көле өстиләр.
Утырту өчен беренче мыекчаны – куакка иң якынын сайлап алу әйбәт. Ул инде киләсе елда ук җиләк бирәчәк. Ә вак мыекчалар бер ел буе түтәлдә чәчәк атмыйча утырачак әле.
Чыганак: 1001 КИҢӘШ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев