Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Августта түтәлдәге эшләр

***

Кишер. Җәй азагында аны ашламаларга кирәк — рәтләр арасына бер квадрат метрга ярты стакан агач көле кертелә. Моннан тыш, кишерне августта сирәклиләр.

Чөгендер. Бу тамыразык түтәлен 10 литр суга 30-40 грамм пропорциядә хлорлы калий эремәсе белән ашларга кирәк. Кишер кебек үк, чөгендерне дә августта сирәклиләр.

Кәбестә. Августта кәбестәнең «башлары» барлыкка килә, шуңа күрә аны минераль матдәләр белән тукландырсаң яхшы. 10 литр суга 1-1,5 аш кашыгы нитрофоска яки «Кристалон» белән мөмкин.

Кабак. Инде булган кабаклар өлгерсен өчен, үсемлекнең чәчәкле һәм вак кабаклары барлыкка килгән очларын өзеп алырга кирәк.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев