Аш тәмле булсын өчен 4 киңәш
Аш пешерү җиңел эш сыман.
Телеңне йотарлык булсын өчен, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.
- 1. Итне кайнар суга түгел, ә салкын суга салырга кирәк.
- 2. Шулпа сүлпән утта кайнарга тиеш. Көчле утта кайнаган шулпаның тәме бөтенләй башка һәм бар кешенең дә күңеленә хуш килми.
- 3. Ашка тоз салганда да игътибарлы булырга кирәк. Мәсәлән, балык ашын шулпа кайный башлаганда ук тозлыйлар. Гөмбәнекен дә шулай. Итле ашны яшелчәләр пешеп чыккач кына тозлау хәерле.
- 4. Хуш исле тәмләткечләрне барлык төр ашларга да пешеп чыгарга 3–5 минут кала салалар
Чыганак:1001 КИҢӘШ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев