Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Әрекмән – колак түгел, ә шифа

Әйе, әрекмән ярдәмендә күп төрле авыруларга каршы көрәшергә мөмкин, аны бөерләрдә, аналыкта һәм күкәйлектә булган кисталарны дәвалаганда кулланалар.

Әрекмән суты белән дәвалау озак вакыт һәм дисциплина таләп итә, әмма нәтиҗәле һәм кистадан хирург катнашыннан башка гына бөтенләйгә дә котылырга мөмкин.
Әрекмән – күптәнге, сы­нал­ган чара. Аның каршында миома, фиброма һәм башка шешләр көчсез, чөнки ул шешкә каршы тору һәм аларны киптерү сыйфатларына ия. Әрекмән әле организмда матдәләр алмашын көйли, ашказаны-эчәклек трактын дәвалый, канны чистарта.

Куллануның бер ысулы


Әрекмәннең яшь яфракларын юарга, иттарткыч аша чыгартып, сутын сыгарга. Пыяла банкага салып суыткычка куярга. Түбәндәге схема буенча, берсен дә төшереп калдырмыйча, кабул итәргә:
1 һәм 2нче көн – көнгә ике тапкыр 1әр чәй кашыгы;
3нче, 4нче һәм калган көннәрдә – көнгә өч тапкыр 1әр чәй кашыгы. Дәвалану курсы – бер ай.

Әгәр дә ай эчендә киста тулысынча бетмәсә, курсны кабатларга туры киләчәк. Барлыгы өч курс ярый. Араларында берәр ай ял. Дәвалану вакытында билгә маен да (репейное масло) сөртергә мөмкин. Бу нәтиҗәлелеген арттыра һәм савыгуны тизләтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев