Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Апрель бакчага дәшә

Җире барның – җиме бар

Язның беренче ае мартның узып киткәнен сизми дә калдык. Апрель, димәк, бакча эшләренә чынлап торып тотынырга вакыт.

Хәзер нәрсә чәчеп була?

Әлбәттә, кыяр һәм бахча культураларын түгел, алар пленка астында да исән калмаячак. Ә редис, борчак, пет­рушка, салатлар үсәчәк. Кемнәрнең яшь бәрәңгене җәйнең беренче айларында ук авыз итәселәре килә, алар эксперимент рәвешендә аны да утырта ала. Әле җылынмаган туфракта аңа берни булмаячак (кыш буе салкын базда яткан бит әле!), ә дымнан тулысынча файдаланып калачак.

Өлгермәгән булсагыз, агач-куакларны сирәкләгез. Тик бу эшне бөреләр уянганчы, 10 апрельгә кадәр төгәлләргә кирәк.
Шулай ук, корткыч бөҗәкләргә каршы коендыру турында да онытмагыз. Моны да бөреләр ачылганчы башкару мәслихәт. Агач-куакларда корткычлар күп булса, «Препарат №30», әгәр авырулар булса 2-3%лы бордос сыеклыгын, ә инде тегесе дә, монысы да күп булса – ДНОК кулланыгыз. Агачларны көндез +4тән, төнлә 0дән дә түбән булмаганда эшкәртегез. Иң мөһиме ботаклар һәм кайры коры булсын да 2-3 көн яңгыр яумасын.

Күпьеллык яшелчәләрне, җиләкләрне һәм җиләк-җимеш агачларын нәкъ менә апрель аенда ашлау мөһим. Белгечләр, аммиак селит­расыннан башка, органик ашламалар: салам, коелган яфрак, чүп үсемлекләр, черемә кертергә киңәш итә. Яңа тирестән кала, барысы да ярый. Иң яхшы нәтиҗә селитра белән органиканы бергә кушканда булачак.

Теплицаны кер сабыны белән юарга кирәк, кояш яктысы яхшы үтәрлек булсын. Аннары 3%лы бордос сыек­лыгы белән эшкәртегез – барлык авыру чыганаклары юкка чыксын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев