Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Агач-куакларга ашлама кертә башларга кирәк

Хәзер агач-куакларга ашлама кертә башларга кирәк. Бу эшне октябрь уртасына кадәр төгәлләргә кирәк. Көннәр җылы торса октябрь ахырына кадәр мөмкин.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Черемәгез булса
2 еллык агачларга - 0,5 чиләк черемә һәм 1 стакан көл
3-4 еллык агачларга - 1 чиләк черемә 1.5 стакан көл
5-6 еллык агачларга - 2 чиләк черемә 3  стакан көл
7-8 еллык агачларга - 4 чиләк черемә 5 стакан көл
11-12 һәм аннан да карт агачларга 5-6 чиләк черемә 3 литр көл кертергә кирәк.

Әйләнә-тирәсен ярты көрәк тирәнлегендә йомшартып шушыларны салып балчык белән бераз күмеп җибәрегез. Яки көлен сибеп күмеп чыгыгыз да черемәне өстән салыгыз. Черемә тамырларны суыктан да саклаячак. Болар булмаса суперфосфат белән сульфат калий сибегез. Әгәр сезнең анда газон икән агач әйләнәсенә 15-20 см тирәнлектә  кечкенә чокырлар ясап чыгыгыз да, һәр чокырга тигез өлештә ашламаны салып күмегез (рәсемдә бар карагыз).

2 еллык агачларга - 1 аш кашыгы суперфосфат һәм 1 а.к. сульфат калия
3-4 еллыкларга - 1.5 а.к. суперфосфат 2 а.к. сульфат калия
5-6 еллыкларга -  3 а.к. суперфосфат 3 а.к. сульфат калия
7-8 еллыкларга -  4 а.к суперфосфат 4 а.к. сульфат калия
9-10 еллыкларга - 5 а.к суперфосфат 5 а.к сульфат калия
11-12  һәм аннан да картларына - 7 а.к суперфосфат һәм 10 а.к сульфат калия кирәк.

Карлыган, җиләк, ежевика крыжовник, жимолость һ.б куакларга 1 кв метрга 1 стакан көл сибәргә ярты чиләк черемә. Суперфосфат, сульфат калия 1 а.к. 1 кв. метрга. Әйләнә-тирәсенә сибеп күмәргә. Яки әзер фосфорлы калийлы ашлама алып сибегез. Нормасы язылган анда (рәсемнәрен куйдым).

Эльмира Исхакова, Йорт. Бакча. Рецептлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев