Ачык шешәдәге үсемлек маен күпме сакларга?
Саклау шартлары дөрес булмаганда, кислород, яктылык һәм югары температура тәэсирендә үсемлек майлары үзләренең файдалы үзлекләрен югалтырга һәм бозылырга мөмкин. Оксидлашу нәтиҗәсендә май әче тәм ала.
Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты (ВНИИ) белгечләре исбатлавынча, температура +4 ...+ 6 °С булганда һәм һаваның чагыштырмача дымлылыгы 75% тан да югары булмаса, үсемлек майлары 1,5-2 ел саклана ала.
Экспертлар сүзләренчә, майны саклау вакыты аның нинди орлыктан алынуына бәйле. Туендырылган май кислоталары күп булган үсемлек майлары туендырылмаганнарына караганда озаграк саклана. Мәсәлән, көнбагыш һәм кукуруз маен — 4 айдан, горчица маен 8 айдан артык сакламыйлар. Майны мичкәләрдә бер елга кадәр +4 ...+5 °С температурада һәм яктылык керми торган һаваның чагыштырмача 85% дымлылыгында саклыйлар.
Әгәр үсемлек мае салынган шешә ачылган булса, аны бер ай дәвамында куллану яхшырак.
Май шешәсендә нинди вакыт күрсәтелә?
Аның этикеткасында яраклылык вакыты, ягъни ябык савытта саклау срогы күрсәтелә. Ул май салу датасыннан саналырга һәм шулай ук этикеткага төшерелергә тиеш. Күпчелек үсемлек майларының, барлык табигый продуктларның кебек үк, яраклылык вакыты чагыштырмача аз: 12-24 ай. Ул озак вакыт ясалма антиокислительләр кушканда гына саклана ала.
ГОСТ Р 52465-2005 нигезендә, көнбагыш мае өчен гарантияләнә торган минималь яраклылык сроклары (әзерләнгән көннән):
- «рафинированный дезодорированный» ягъни чистартылган һәм кыздырылган май өчен – 6 ай;
- фасовкаланмаган май өчен – 1,5 ай.
Әгәр чистартылмаган май этикеткасында «консервантларсыз» дип язылган булса, ул 4 айдан артык саклана алмый.
Ачык савыттагы үсемлек маен кайда саклау яхшырак?
Сәүдә челтәрендә шешәләрдәге чистартылган май караңгы бүлмәләрдә 18°Стан югары булмаган температурада һәм һаваның чагыштырмача 85% дымлылыгында сакланырга тиеш.
Ачык майны, Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты белгечләре суыткычта, бөкеләре ябык коры савытта сакларга киңәш итә, чөнки яктылыкта һәм һаваның югары температурасында аның файдалы үзлекләре югала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев