3 август – Бөтендөнья карбыз көне: сатып алу кагыйдәләре
Бу тәмле һәм файдалы җиләк-җимешне планетаның күп кенә илләрендә үстерәләр. Карбызны табигатьнең әйбәт «сусау бастыргычы» дип атарга була, чөнки ул 92% судан тора.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шулай да карбызның файдасы су гына түгел. Аның эчендә күп санлы витаминнар, минераллар һәм микроэлементлар бар. Аны ашаганда, без үз организмыбызга иммунитетны ныгытырга, нерв, йөрәк-кан тамырлары, ашкайнату һәм кан әйләнеше системаларының эшен яхшыртырга ярдәм итәбез. Моннан тыш, карбыз организмны артык матдәләрдән чистарту үзлегенә ия.
Сатып алучылар өчен мөһим искәртү
Бахча культураларын (карбыз, кавын) сату сезоны башлану белән, Роспотребнадзор сатып алучыларга сәламәтлек өчен куркынычлардан сакланырга ярдәм итәчәк берничә кагыйдәне исегезгә төшерә.
1. Сату урынын дөрес сайлагыз
Бахча культураларын юл буеннан һәм махсус җиһазландырылмаган урыннардан алырга ярамый. Мондый шартларда сатылган әйберләр кирәкле санитария экспертизасын үтмәгән булырга мөмкин. Ә карбыз, бигрәк тә, автомобиль газларындагы авыр металларны үзенә сеңдереп алырга сәләтле.
2. Документларны тикшерегез
Рөхсәт ителгән сату нокталарында гына сатып алыгыз. Сатучыда сыйфатны һәм куркынычсызлыкны раслаучы тулы документлар пакеты булырга тиеш (сертификат яки декларация, шулай ук карбыз үстергән оешманың сыйфат таныклыгы). Моннан тыш, витринада эш вакыты күрсәтелгән белешмә, үлчәү әсбаплары һәм бәя билгесе булырга тиеш.
3. Сату шартлары
Сатучыларның шәхси медицина кенәгәсе булырга, медицина тикшерүен үтәргә һәм гигиена буенча белем алырга тиеш. Алар чиста киемдә эшләргә һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә бурычлы. Сату урыны тент (чатыр) астында булырга тиеш, ә карбызлар өчен махсус стеллажлар кулланылырга, аларны турыдан-туры җиргә салу тыела.
ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ: Карбызны кисәкләп ваклап сату, шулай ук «карап ашау» өчен кисү — катгый тыела! Кискән урында зыянлы бактерияләр бик тиз үрчи.
Зур, тәмле һәм өлгергән карбызны ничек сайларга?
Өлгергән карбызның кабыгы бөтен, тиресе нык һәм ялтыравыклы булырга, кабыгының төсе ачык булырга тиеш. Карбызның ян-ягындагы ачык төстәге тап максималь дәрәҗәдә сары яки кызгылт-сары төстә булса, бу аның өлгергәнлеген күрсәтә.
Өлгергән карбызга сукканда, ул яңгыравык тавыш чыгара. Эче кызыл, сулы, йомшак булырга тиеш, орлыклары караңгы төстә һәм өлгергән була.
Мөһим! Карбызны кисәр алдыннан бик нык (сабын белән) юарга кирәк. Кискән кисәкләрне салкын урында саклагыз. Әгәр кискән карбыздан әче ис килә икән — аны ашарга ярамый! Бу аның эчендә бозылу процесслары башланганын күрсәтә, мондый карбыз ашау агулануга китерергә мөмкин.
Кавын (дыня) сайлау үзенчәлекләре
Кавынны да карбыз кебек үк шул ук кагыйдәләр буенча сайларга кирәк, ләкин берничә аермасы да бар:
Кавынның «койрык» ягына каршы ягы бераз йомшак булырга тиеш. Әгәр ул бик каты булса — бу кавынның өлгермәгәнлеген күрсәтә.
Өлгергән кавыннан хуш ис килергә тиеш. Әгәр кавын иссез булса, аны сатып алырга ярамый.
Роспотребнадзор гражданнарны әлеге гади кагыйдәләрне үтәргә чакыра. Бу сезгә сәламәтлек өчен куркынычлардан сакланырга һәм карбыз белән кавынның чын тәмен татып рәхәтләнеп ашарга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев