Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

11 - 14 ноябрь – Бөтендөнья диабетка каршы көрәш атнасы

14 ноябрь – Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне уңаеннан.

Атнага 150 минут физик активлык – дәва.

2нче  типтагы шикәр диабеты (СД 2) - организм күзәнәкләренең каннан шикәр (глюкоза) үзләштерү процессы бозылу аркасында килеп чыга торган авыру. Кандагы шикәрнең югары дәрәҗәсе кан әйләнеше бозылуга, нерв һәм иммун системалары патологиясенә китерә.

СД 2 симптомнары акрын барлыкка килә. Асылда кеше аның белән  еллар буе яшәргә  һәм бу хакта белмәскә дә мөмкин. Әмма  иртәме-соңмы түбәндәге симптомнар барлыкка килә:

•  сусау;

• ачыгу хисе;

• ябыгу;

• арыганлык;

• томанлы күрү;

• акрын төзәлүче җәрәхәтләр;

• еш инфекцияләр;

• кулларда яки аякларда оеганлык яки чәнчү тойгысы;

• тиредә, гадәттә, култык астында һәм муенда күгәргән  урыннар барлыкка килү.

Профилактика

Сәламәт яшәү рәвеше принципларын үтәү СД 2не булдырмый калырга ярдәм итә. Әгәр сезгә предиабет диагнозы куйсалар, яшәү рәвешен үзгәртү СД 2 үсешен акрынайтачак яки туктатачак.

Сәламәт яшәү рәвеше үз эченә ала:

Рациональ туклану. Аз майлы һәм калорияле, азык җепселләре күп булган ризыкларны сайлагыз. Җиләк-җимешләргә, яшелчәләргә һәм тулы бөртекле продуктларга (көрән дөге, карабодай,  булгур) өстенлек бирегез.

Даими физик активлык. Физик күнегүләр (мәсәлән, тиз йөрү, велосипедта йөрү, йөгерү яки йөзү) өчен атнага ким дигәндә 150 минут вакыт бүлеп куярга тырышыгыз. Һәр 30 минут саен эш урыныгыздан торып, берничә минут булса да хәрәкәтләнергә тырышыгыз.

Тән массасын контрольдә тоту. Әгәр дә сездә артык авырлык булса, тән массасының 7-10% ка кимүе һәм аны шул дәрәҗәдә тоту СД 2 үсешен булдырмый калырга мөмкин.

Табибка кайчан мөрәҗәгать итәргә:

  1. СД 2 симптомнары булса;
  1. Кан анализларында глюкоза дәрәҗәсе артса.

 

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев