Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Җырчы Хәйретдиновлар гаиләсендә зур шатлык

***

Танылган эстрада җырчылары Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар өченче тапкыр әти-әни булган: шатлыклы хәбәр белән Рамил Хәйретдинов үзенең социаль челтәрләрендә бүлеште. Аларны уллары – Мөхәммәт-Әмин туган. Гаилә 2 бала: кыз һәм ул үстерә иде.

«Дуслар, зур шатлыгым белән уртаклашасым килә. Аллаһка шөкер, мең шөкер, өченче тапкыр әти-әни булдык. Улыбыз Мөхәммәт-Әмин туды, әйтеп бетергесез хисләр. Мин әле дә шок хәлендә. Рамилә хәзер әни-каһарман, мин әти-каһарман буламмы инде. Аллаһка шөкер, рәхмәт Аллаһы Тәгаләбезгә, рәхмәт Рамиләгә», – дип уртаклаша видеода җырчы.

Интертат

Фото: Рамил Хәйретдиновның шәхси сәхифәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев