Җырчы гаиләсендә зур кайгы
Автор-башкаручы Фирүзә гаиләсенә зур хәсрәт килгән. Шушы көннәрдә аның якын кешесе – әнисе вафат булган.
«Хуш, бәхил бул, әнкәй…Тыныч йокла», – дип язды җырчы социаль челтәрләрдә, авыр хәбәрен җиткереп.
Фирүзәнең кайгысын уртаклашабыз. Якын кешегезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын.
Моннан берничә ел элек Фирүзә әтисен дә югалткан иде.
Чыганак: Интертат
Фото: Фирүзә сәхифәсеннән
Нет комментариев