Венер Сәлимов җитәкче эшеннән кабат сәхнәгә кайткан
Җырчы Венер Сәлимов дигәч, күпләрнең күңеленә, хәтеренә «Татар мин» дигән җыры киләдер.
– Бераз әрмән милләтеннән булган егетләргә охшаганмын. Университетта бергә укыган дуслар «әрмән» дип кушамат та такты. Моңа бер дә үпкәләмәдем. Киресенчә, кызык кына булды. Шаяртып кабул итә беләм, – ди Венер. Һәм, барысына да җавап итеп, шул чорда «Татар мин» җырын яздыра, күңелле генә клип та төшерә.
– Венер, соңгы арада кайларда, нинди эшләр башкарып йөрисең?
– Үз эшләремдә кайныйм. Йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнәм. Моңа өстәп, актив иҗат итәм. Яңа җыр чыгардык. «Татар» радиосына ротациягә бирдек. Күңелдә яңа клиплар да йөри. Кайчан булыр, алга таба күз күрер.
– Сине соңгы вакытларда автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин белән гастроль турларында күрә башладык. Әллә бу сезонда бергә эшләргә план кордыгызмы?
– Ринат Рәхмәтуллин концертларында бу сезонда алып баручы буларак эшлим, ике чыгышым да бар. Ринат абый чакырган вакытта барам. Үзе дә концертларны бик матур, яхшы алып бара. Чөнки һәр җырга диярлек тормышы бәйләнгән. Без – бик якын дуслар. Ул миңа үз абыем кебек.
Мәҗлесләрдә дә актив чыгыш ясыйм. Юбилей, туй, никах һәм башка бәйрәмнәрне алып барам, аерым җырларга да чакыралар. Популярлыкны миңа «Әссәламәгаләйкум» җыры алып килде. Кечкенә чакта ояла-ояла сәхнәгә чыгып, шул җырны башкарып, алдынгы урыннар алган чаклар әле дә истә, – дип елмая Венер.
– Эстрадага чыккач та популяр идең. Тамашачы да яратып кабул итте. Аннары бик сирәк күренә башладың, Венер?
– Студент чорда ук концертлар куеп йөрдек, бик актив булдык. Төркемебез бар иде. Бербер артлы «Татар мин», «Гүзәллек-матурлык», «Хыялда син» дип аталган җырлар туды. Эстрадага ул чакта озакка дип килгән идем.
– Читләшү нәрсә белән бәйле булды?
– Җырлап йөргән арада, параллель бер клубта мөдир булып эшләдем. Анда ел ярым хезмәт куйганнан соң, мине күрше Шигали авыл җирлегенә (Питрәч районы) башлык итеп чакырдылар. Шушы вазифаны дүрт ел башкардым. Бу – зур җирлекләрнең берсе. Анда «Царево» торак-комплексы да керә. Үз эшемне ярата идем. Әмма ун ай элек бу вазифадан киттем.
– Авыл җирлеге башлыгы эшен алып бару бер дә җиңел түгел.
– Эштән үз теләгем белән киттем. Бер кешегә дә үпкәләмәдем. Уйладым-уйладым да, нәрсәдер үзгәртергә кирәк, дигән фикергә килдем. Тагын да алгы үрләргә менәсем килде, шул гына. Җыр гел күңелдә. Шушы иҗат, актив сәхнә тормышын яңадан кайтарасым килде. Җирлек башлыгы булганда, моңа вакыт калмый диярлек иде. Көннәр буе халык проблемасын кайгыртып йөрисең.
Венер Сәлимовның тормыш иптәше Ильвина – Казан кызы. Алар ел ярым очрашып, 2017 елның декабрендә гаилә кора. Бүген үз йортлары белән яшиләр. Ике бала үстерәләр.
– Хуҗалыкта да эш аз түгелдер, Венер?
– Бакча эшләрен төгәлләдек. Кыяр-помидор уңышы күп булды. Суган, кишер, чөгендер… – барысын да үстерәбез. Куакларыбыз җитәрлек. Газон чабабыз. Әкренләп анысын, монысын төзибез, күчкәнгә дүрт ел гына әле. Өйнең эше бетми аның. Барысын да карарга, вакытында төзәтеп торырга кирәк.
– Ильвина эшкә чыктымы? Балалар да зурдыр инде? Ниләр белән кызыксыналар?
– Хатыным алты ел бәби ялында булды. Хәзер эшкә чыкты. Балаларның икесе дә бакчага йөри. Кызыма – 6, улыма 4 яшь. Машинада барганда, гел кушылып җырлыйлар. Бакчада бию, вокал түгәрәгенә йөриләр.
– Тамашачыларга теләкләреңне дә җиткерсәң иде, Венер.
– Барыбызга да дөнья, күңел тынычлыгы, якты көннәр, сәламәтлек телисем килә. Махсус хәрби операциядә хезмәт иткән егетләребез исәнсау әйләнеп кайтсын иде. Аллаһ боерса, барысы да яхшы булыр.
(Кыскартып алынды).
Лилия Йосыпова. «Ирек Мәйданы»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев