Табигатьтә ял иткәндә Гөлназ Асаева төркеменә аю һөҗүм иткән, бер кеше яралы
Җырчы Гөлназ Асаева бүген иртән төркеме белән ялга чыгуларын хәбәр иткән иде.
«Без бер-беребезне бик сагындык. Шуңа күрешеп, ял итәргә булдык», – дип сөйләде ул сторисларында.
Әмма табигать кочагында алар көтелмәгән, куркыныч хәлгә юлыкканнар. Аларга аю һөҗүм иткән. Коточкыч кадрларны җырчы үзенең сторисларында күрсәтте. Аю калкулык артыннан көтмәгәндә килеп чыга, Гөлназ аны видеога төшерергә дә өлгерә.
Видеолардан аңлашылганча, ерткычтан иң зур зыянны җырчының концерт директоры Вадим Фәтхинуров күргән. Аны канга баткан килеш «ашыгыч ярдәм» белән алып киткәннәр.
Җырчы һәм аның төркеме белән барысы да әйбәттер, дип өметләнәбез.
Чыганак: Интертат
Фото-видео Гөлназ Асаеваның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев