Сәгыйть Гыйбашев: «Иң популяр җырларымны алып җырлауларын авыр кабул иттем»
«Әниемнең туган көне бүген», «Син сөюдән чибәр», «Матур җыр»ларның алыштыргысыз башкаручысы Сәгыйть Гыйбашев белән әңгәмә.
– Сәгыйть абый, сезнең җырларыгыз халык арасында бүген дә популяр. Җырларны ничек тоемлыйсыз?
– Мин иң башта җырның сүзләрен укып чыгам, үзем аша үткәрәм. Җырларымның сүзләре, чыннан да, мәгънәле, алар барысы да кеше тормышы белән бәйле. Ул чорда күп җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова белән тыгыз эшләдек.
– Популярлык кемгәдер кисәк килә: бер җыры «ата» да, йолдыз булып уяна. Кемнеңдер юлы озын була. Сез ничек танылдыгыз?
– Күтәрелеп китүем «Барс Медиа» компаниясендә эшләгәндә булды. Мин алар белән 1999 елда контракт төзедем. Алар миңа бик көчле реклама ясадылар, кассеталарны саттылар. Ләкин контракт булгач, алар рөхсәтеннән башка беркая да чыгыш ясарга тиеш түгел идем, акчаны да алар алып килде.
Иң беренче «солянка» концертларында, «Татар җыры»нда «Әниемнең туган көне» җыры белән чыгыш ясадым. Халык аны бик яратып кабул итте. Ул чорда концертлар белән гастрольләргә йөри алмасам да, әлеге җырларым миңа зур популярлык алып килде. Алардан тыш, музыкаль мәйданчыкларда тагын 60–70ләп җырым бар.
– Җырларыгыз романтик рухта, тавышыгыз матур. Яшь чакта хатын-кызлардан игътибар күп булдымы?
– Сәхнәгә чыкканда өйләнгән генә идем. Ул хакта уйларга да вакыт булмады. (Көлә.)
– Паузада булып алдыгыз да, хәзер яңа сулыш белән иҗатка тотындыгыз сыман.
– Иҗаттагы күп кешенең шундый чоры булып аладыр. Тормыш бара, үземнән соң күбрәк матур җырлар калдырасы килә. «Әти, бабай җырчы булган», – дип, белсеннәр үземнән соң да балалар, оныклар тыңласын иде. Шуңа күрә, тавыш мөмкинлекләрем булганда, күбрәк җырлар яздырып өлгерәсе килә. Берничә көн концерт кую теләгем дә бар. Балалар да: «Әти, концерт куй, арендасы белән булышабыз», – диләр.
– Яшь чактан ук төрле уен коралларында да уйный белгәнсез, җырлагансыз. Болар сезгә кемнән бирелгән?
– Безнең әни белән әти икесе дә матур җырлый иде. Кич утырудан кайтышлый бөтен урамны яңгыратып җырлап кайтырлар иде. Авылда берәр бәйрәм булса, җырларга иң беренче итеп әти белән әнине чакырдылар. Тавышлары бик моңлы иде икесенең дә.
– Сез күпбалалы гаиләдә үскәнсез икән.
– Хәзер сирәгәйдек шул инде… Энекәш белән абыебыз вафат инде. Тагын бер абыебыз бар. Аннан олы апабыз бар. Аның белән безнең әти бер, әни башка. Әмма әни апаны кабул итмәгән. Шуңа ул безнең авылдагы балалар йортында үсте. Ләкин хәзер апа белән бик якын аралашабыз, гел очрашып торабыз.
– Авырлыклар да күрергә туры килгәндер.
– Авыр үстек инде. Ашарга да җитми иде. Балалар йортыннан арткан әйберләрне безнең гаиләгә бирерләр иде... Шуңа күрә мин балаларым белән андый хәл булмасын дип тырыштым. Бөтен көчемне гаиләмә бирдем.
– Улларыгызга карата кырыс булдыгызмы?
– Бу мәсьәләдә тормыш иптәшем катырак булды. Мин малайларны балалар бакчасына алып бара идем дә, елагач, калдыра алмыйча кире алып кайтып китә идем. (Көлә.) Әллә ничә тапкыр шулай булды.
– Кечкенә чагында өлкән улыгызны үзегезгә карарга туры килгән икән.
– Малай туганда хатыныма 18 яшь кенә иде әле. Педагогия институтының беренче курсында укый иде. Әби: «Фәридә укуын ташламый», – диде. Миңа иҗатны туктатып, хатын укыганда бала белән утырырга туры килде. Төнлә каравылчы булып эшли идем.
– Тормыш иптәшегез белән яшь аермагыз 12 ел. Сез төрле буын кешеләре дигән сүз инде. Ниндидер кыенлыклар булдымы? Көнләшүләр?
– Кыенлыклар бала тугач булды инде. Хатын укырга китә, мин, култык астына «Симилак» кыстырып, бала белән калам. Ул вакытларда көнләшүләр дә булды. Кырыйда бала булгач, аңа карыйсың да, көнләшәм дип, тавыш күтәреп утырмыйсың инде. Башка юк-бар уйлар кертмәскә тырыштым. Аннан әбинең дә холкы җиңел түгел иде. Хатыныма өйләнер алдыннан үземә 30 яшь икәнне әйтмәдем, 24 яшь дидек. Белгәч, тавыш чыкты, әби-бабай, хатынымның туганнары безгә каршы булды. Ул вакытта инде малаебыз туган иде. Башкаларга карамыйча, әкрен генә яшәп киттек. Кризисларны уздырып җибәреп, гаиләне саклап кала алдык.
– Сез быел атказанган исемен алдыгыз. «Сәгыйть Гыйбашевның атказанган исеме дә булмаганмы, инде халык исемен алырга вакыт бит», – дип яздылар.
– Аны миңа былтыр биргәннәр иде инде, кулга быел гына алдым. Дөресен әйткәндә, бу исемне бик көтеп алдым. Авыр шартларда үскән, Казанга килеп күтәрелгән авыл баласы мин. Шуңа күрә минем өчен авылдашларым, хәтта миңа караганда да балаларым, тормыш иптәшем күбрәк сөенде.
– Сезнең җырларны яшь җырчылар ала. Җырларыгызның сәхнәдә башкалар тарафыннан башкарылуына ничек карыйсыз?
– Мин тавыш чыгарып, судлашып йөрүчеләрдән түгел. Ләкин, дөресен әйтим, иң популяр җырларымны алып җырлауларын авыр кабул иттем. Күңелемнең бер өлешен алып киткән кебек булды. Бу бит инде ишетелгән, колакка сеңгән җырлар.
Хәзер шулай популярлашу китте: эләктереп алалар да, акча эшлиләр. Халык исә: «Сәгыйть җырын саткан икән», – дип уйлады. Оскар Усманов: «Җырласыннар, киресенчә, синең рейтингың үсә», – дип тынычландырса да, башка җырларымны бирмәскә куштым. «Мин үлгәч алырлар, кагылмасыннар», – дидем.
– Иҗат кешеләре алдагы биш-ун елны планлаштырып куярга яраталар. Сез дә шулаймы?
– Әллә ни зур планнарым юк. Җырлар яздырырга, берничә клип төшерергә, аранжировкаларын эшләтергә иде дип торам. Барысы да акчага кайтып кала. Бер җыр эшләтергә дә 150 мең тирәсе акча кирәк. Минем пенсиям 14 мең иде, атказанган исемен алгач, бераз өстәлде.
– Мәҗлесләрдә йөргәлисездер бит әле.
– Мин мәҗлесләрдән күп алмыйм. Юбилейга барып 30 җыр җырлап булмый бит инде. 5–6 җыр җырлап кайтасың, кая 25, кая 30 мең бирәләр. 50 мең сорасаң: «Әйдә, 30 меңгә җырла», – дип сатулашалар. Кешеләр кебек йөзәр мең сораганым юк.
Пенсиягә өстәргә шул җитеп тора. Сәламәтлекне сакларга, балаларга оныклар үстерешергә ярдәм итәргә, тагын яңа җырлар яздырырга иде. Исән-сау булганда, үз аягыңда йөргәндә сөенеп яшәргә кирәк. Шул тавыклар янына чыгып керсәң, иртән торгач, үзең үстергән бер кыярны өзеп ашасаң да рәхәт. Шуңа булганына канәгать, шөкер.
(Кыскартып алынды)
Гөлназ Хәбибуллина.
Интертат
Фото Интертат сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев