Россиянең халык артисты вафат
***
Фото: соц. челтәрләрдән
Россиянең халык артисты һәм Вахтангов исемендәге театрның әйдәп баручы актëры Владимир Симонов вафат булды. Аңа 68 яшь иде.
Узган елның декабрендә Симоновта гипертоник авыру тапканнар, шуның аркасында актерның инфаркт һәм кинәт йөрәк туктау куркынычы югары булган. Сәламәтлеге белән проблемалар булуга карамастан, артист иҗади эшчәнлек белән актив шөгыльләнә һәм театрда хезмәт итә.
Владимир Симонов – Россиянең халык артисты – «Граница. Таёжный роман», «Остановка по требованию», «Каменская», «Дети Арбата», «Достоевский» и «Перевал Дятлова» сериалларындагы рольләре ярдәмендә таныла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев