Ринат Рахматуллинның хатыны Динара: «Машинабыз елгага төшеп китә язды»
Ринат Рахматуллинның иҗат төркеме Башкортстанның Караидел районында күңелсез хәлгә юлыккан.
Җырчының тормыш иптәше Динара социаль челтәрдә видеолар куйган.
«Караидел районында машинабыз Уфимка елгасына төшеп китә язды», – дип яза ул. Видеода күренгәнчә, егетләр һәм кызлар пычракта машина төртә. Киемнәре дә пычранып беткән. Балчык йөзләренә, чәчләренә кадәр чәчрәгән. Шул рәвешле алар банкетка барган.
«Банкетның беренче өлешенә дымлы салфеткалар белән «юынырга» һәм киемнәрне алмаштырырга гына өлгердек. Икенче өлешкә бизәнгән килеш матур итеп чыктылар», – дип яза Динара, бизәнеп торган кызларны күрсәтеп.
Кызык, ничек шулай килеп чыкты икән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев