Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Ринат Рахматуллин яшь тормыш иптәше аркасында пластик операция ясатырга тели

Ринат Рахматуллин «Күңел» радиосында кунакта булган. Ул алып баручы Лилия Гатинаның сорауларына җавап биргән.

– Ринат абый, берәр җирегезгә пластик операция ясату турында уйлаганыгыз бармы?

– Әлбәттә, бар! Заман шуны таләп итә. Минем хатын яшь, аның янында мин дә яшь булырга тиеш. Мин икенче иякне алдырыр идем.

– Ә менә тормыш иптәшегез Динараның берәр җирен үзгәртер идегезме?

– Юк, аның бар әйбере урынында. Булмаса, мин аңа шунда ук әйтәм. Ул аны ясата, эшләтә. Шуңа күрә мин аннан канәгать.

– Күрәзәчеләргә ышанасызмы?

– Күрәзәчеләргә ышанам, барысына да түгел. Шарлатаннар да бар. Аллаһтан бирелгән сәләтлеләре дә бар, аларга ышанам.

– Зур акча юаглтканыгыз булдымы?

– Булды.

– Татар эстрадасында дуслык бармы?

– Дуслык бар ул, чын дуслык дип әйтә алмыйм.

– Үзегез турында комментарийлар укып, кәефегезне төшереп елаганыгыз булдымы?

– Юк. Укыйм да, кайберләреннән көләм, кайберләрен укып, анализ ясыйм. Язалар икән, димәк, мин кемгәдер кирәк, кызык.

Интертат
Фото: Ринат Рахматуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев