Ринат Рахматуллин: Әнигә күпме хәсрәт-борчылулар китергәнемне үзем һәм әни генә белә»
Ринат Рахматуллин концертында легендар «Картайма әле, әнкәй», «Тормыш китабы», «Тукта, яңгыр» җырлары белән беррәттән тамашачыларга өр-яңа җырларын да тәкъдим итте. «Картайма әле, әнкәй» җырын башкарыр алдыннан, җырчы үзенең мәрхүмә әнисе турында искә төшереп китте.
– Әнигә күпме хәсрәт-борчылулар китергәнемне үзем һәм әни генә белә. Мин күпме авырлыклар, аварияләр кичердем, аска да тәгәрәдем һәм янәдән өскә мендем. Мин әниемә бик рәхмәтле, бары тик әнинең фәрештәләре, догалары мине бу дөньяда саклый, яшәтә. Тагын бер кат әниемә мең-мең рәхмәтләремне әйтәм, «теге» дөньядан да миңа догаларын шулай биреп торсын иде, ә мин аңа дога итеп шушы җырымны башкарам, – диде ул.
(Кыскартып алынды)
Чыганак/фото: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев