«Нур» театры актрисасы Айгөл Юнысова һәм баянчы, җырчы Алмаз Юнысовларның гаиләсендә зур сөенеч
Йолдызлар

«Нур» театры актрисасы Айгөл Юнысова һәм баянчы, җырчы Алмаз Юнысовларның гаиләсендә зур сөенеч

***

Айгөл белән Алмаз, үзләре кебек үк җыр-моңга гашыйк бер егет үстерәләр инде. Айвазга хәзер 9 яшь. Юнысовлар гаиләсендә 4050 кг авырлыктагы, тагын бер ир бала дөньяга аваз салган. Алмаз белән сөйләшеп, сөенечләрен уртаклаштык. 

– Улыгыз туганда тормыш иптәшегез янында булгансыз икән. Курыкмадыгызмы?

– Моны сүз белән генә аңлатып, сөйләп бетереп булмый. Тормыш иптәшем өчен борчылдым. Бик дулкынландым. Ә бала дөньяга беренче авазларын салгач, бөтенесе онытыла. Бу шундый зур шатлык бит. Көтеп алынган сабыебыз.

– Тормыш иптәшегезгә караш үзгәрдеме?

– Үзең күрмәгәч, баланың дөньяга килүен күз алдына китереп булмый. Ә бу бит хатын-кыздан никадәр көч, түземлек таләп итә. Һәрбер әни кешегә илаһи затка кебек карый башлыйсың. 

– Сез кемне көткән идегез: малаймы әллә кызмы?

– Дөресен әйткәндә, икенче балабыз кыз булыр дип уйлаган идек. Тормыш иптәшем дә, улым да, мин дә кыз көттек. Беренче УЗИдан соң кем туасын әйтмәскә куштык. 5 айдан соң, “гендер пати”  оештырып, шунда гына белдек. Малай буласын белгәч тә, шатландык. Исән-сау булып үссен генә. Аллаһ насыйп итсә, бәлки, тагын булыр әле. 

– “Гендер пати” оештырган җырчыларны тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Сез моңа нинди карашта?

– Тәнкыйтьләргә теләгән кеше сәбәбен болай да таба ул. Без бит начар әйбер күрсәтмибез. Бала туу – күңелле яңалык бит. Безнең бәйрәм оештырасы килде, уздырдык. Тормышыбызның кадерле мизгелен шулай истәлекле үткәрәсе килде. Беркемгә дә зыян салмадык. 

– Нинди исем куштыгыз?

– Улыбыз Раяз исемле. Бу исемне дә, беренче улыбызга да исемне мин сайладым. Әлбәттә, киңәшләштек, тик шулай да соңгы сүзне мин әйттем. Гаиләдә дә шулай. 

Илгизә Галиуллина, Шәһри Казан


Нет комментариев