Лилия Хәмитова: «Кызым, өйдә үз урынымда гына үлсәм ярар иде, дигән иде әни»
«Иң авыры – 2023 елда әнине соңгы юлга озату иде...»
– Лилия, йөрәгегез сыналган вакытлар булдымы?
– Иң авыры – 2023 елда әнине соңгы юлга озату иде. Винарис белән өйләнешүебез бу кайгыны берникадәр күтәрергә ярдәм иткәндер. Ул миңа нык терәк булды. Минем бертуганнарым да бар. Без бөтенебез дә бергә. Туй узуга 40 көн дигәндә, әни китеп барды. «Туегызда үлмәсәм генә ярар иде», – дип теләп торды. Ул үзенең китәсен сизде. Хастаханәгә хәлен белергә күп кеше килгәч, барысын да аңлый башлады. Әнинең теләкләрен үтәдем, дип әйтә алам. «Кызым, өйдә үз урынымда гына үлсәм ярар иде», – дип әйтте. Республика клиник хастаханәсендә дәвалаган табиб та: «Лилия, бу сезнең соңгы килүегез. Кифая апага күп калмады. Өйгә кайтасызмы әллә?» – диде. «Кайтабыз», – дидем. Чөнки әнинең машинага утырып кайтырга бераз хәле бар иде әле. Игезәгем Алия, аның ире Илфат һәм мин, өчәүләп, Арчага алып кайтып киттек. Шуннан соң 10 көн яшәде. Аңа 76 яшь иде…
– Төшләрегезгә кермиме?
– Бер тапкыр керде. Төштә сау-сәламәт йөргән вакытын күрдем. «Кызым, миңа шундый рәхәт монда», – ди. Мин телефонымны алып, әнигә күрсәтәм икән. «Менә шундый чардуган куйдык, аңа плитә беркеттек», – дидем. «Кызым, рәхмәт. Сүземне тыңлап, өстемә таш куймаганга», – диде. Әни таш куя күрмә, дигән иде. Каберенә күпьеллык чәчәкләр генә утырттык.
Эльза Газизова белән әңгәмәдән өзек, Мәдәни җомга
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев