Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Лилия Муллагалиева: «Улым 21 көннән үзе сулый башлады...»

Тыштан караганда, Лилиянең дөньясы түгәрәк, бер борчуы да юк сыман. Әмма беркемнең дә качыгы буш түгел, Лилиягә дә сынаулар аша узарга туры килгән.

- Лилия, олы улыгыз Данилны авырдан тапкансың икән...

- Миңа 24 яшь иде. Беренчедән, тулгак вакытында озак чирләдем. Икенчедән, табибларның сменалары алышынган вакытка туры килүем начар булды. Данил туганда үлем хәлендә иде: үпкәсенә су җыелган булган, башына да бик зур зыян килгән. Сабыемны кызыл юрганга төреп, реанимация машинасы белән балалар хастаханәсенә алып киттеләр. Бала колпак астында ятты, ясалма сулыш аппараты ярдәмендә сулады. Ике-өч тапкыр аппараттан аерып карадылар, сулый алмагач, яңадан тоташтырдылар. Көн саен сөтемне савып балага илтә идем. Күңелдә - аңлатып бетерә алмаслык моңсулык, авыр хис. Тормышның гамен бөтенләй күрмәдем. Аның янында яткан кайбер балалар үлемне җиңә алмады, кызганыч.

- Бала кайчан үзе сулый башлады?

- 21 көннән соң, Аллаһның рәхмәте белән Данилыбыз үзе сулый башлады. Өйгә кайтканда, бала кечкенә һәм ябык иде. Алты яшькә кадәр төсләрне аера алмыйча интектек. Төрле дәвалау курсларына йөрттек. Көчле дарулар эчертергә туры килде. Тумыштан алган травмалары үзен сиздермәсә ярар иде дип кот алынып тора. Бүгенге көндә Данил хоккей белән шөгыльләнә. Спортның бер зыяны да юк. Киресенчә, сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итә. 

- Башка балаларыңны ничек күтәрдең?

- Ильвинаны бик җайлы таптым, Аллаһка шөкер. “Болай булса, 10ны да табарга була”, - дигәнем истә. Дүрт баламны да үзем таптым. Ильяс та җиңел генә туды. Өч бала белән туктарга тиеш идек. Дүртенчегә узганымны сизми дә калдым. Шулай итеп, дөньяга Илһам килде. Мин аны 39 яшемдә таптым.

- Илһам белән дә күп сынаулар аша узарга туры килгән сиңа...

- Улым “бүре авызы” белән туды. Бу авыру нәселдән күчә икән, безнең нәселдә бар ул. Баланы имезергә китерделәр дә, “әлегә имезергә ярамый, педиатр килгәч аңлатыр” диделәр. Үземнең йөрәк авыру булгач, баланың йөрәгенә зыян килгәндер дип уйладым. Табиб баланың аңкавы булмавын әйткәч, коелып төштем. Ә бит мин профессиональ табибларда УЗИ үттем, берсе дә шуны күрмәгән. Баксаң, ул авыру бала ана карынында 10 атна булганда ук ачыкланырга мөмкин икән.

- Бу хакта иң беренче булып кемгә хәбәр иттең?

- Башта апага шалтыраттым. Әнигә бер айлап әйтмичә тордык... Иң кыены - баланы ашату иде. Төне буе аягүрә басып ашаттым. Тончыккан саен йөрәк жу итә иде. Үч иткәндәй, сөт ишелеп төште. Анысын махсус дару эчеп бетердем. Балага инвалидлык рәсмиләштерергә тәкъдим иткәч, ике тапкыр документлар тапшырып карадым. “Баланың авырлыгы зур, димәк, ул ашый ала”, - дип кабул итмәделәр. Ә мин аны төн йокысын йокламыйча ашаттым, чөнки авырлыгы аз булса, башка органнарына зыян киләчәк дип әйттеләр.

- Илһамга операция ясаттыгызмы?

- Балага 1 яшь тулып киткәч, операциягә бардык. Аллаһка шөкер, уңышлы булды. Операция 4 сәгать барды. Мондый балалар бик күп икән. Бу хакта социаль челтәрдә язучы аналар бихисап булды. 

(Кыскартып алынды)

Эльвира Шакирова, Шәһри Казан

Фото: Соц.челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев