Лилия Биктимерова: «Кешеләр Рөстәмнең хатыны белән дус булуыма шакката»
Лилия Биктимерова белән интервьюдан өзек.
– Кешеләр Рөстәмнең хатыны белән дус булуыма шакката. Ә нәрсәгә аптырыйсы соң? Иң мөһиме – алар бәхетле, без бәхетле. Гомергә шулай дәвам итсен. Безнең Кәрим беренче күрүгә Рөстәмнәрнең кызы Әминәне яратты. «Әни, мин аңа өйләнәм, ди. Апа кебек кара кызлар ошый миңа, дип тә өсти. Әле Рөстәм дә, киявем булырсың, әллә кайдан эзләп йөрисе булмас, дип Кәримне өметләндереп куйды. Шушы көннәрдә Мөслим белән Әминәне кунакка көтәбез. Үткәннәр белән яшәргә ярамый. Вакытында җибәрергә дә кирәк.
Фото: соц. челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев