Кайсы мөһимрәк: сәхнәме, әллә хатын-кыз, гаилә бәхетеме?
«Җырлыйк әле» аша таныш булган Алинә Кәримова кайсын сайлый?
– Артист тормышына корбан итү хас, диләр. Без моны төрле мисаллар аша да күреп торабыз. Сәхнә хакына хатын-кыз, гаилә бәхетен корбан иткән җырчылар шактый. Сезнең өчен нәрсә мөһимрәк?
– Бу – һәр кешенең шәхси эше. Минем башкалар тормышына кысылырга хакым юк. Үземә килгәндә, гаилә – беренче урында. Аннан соң гына иҗат, эш. Шуларның икесен бергә алып бара алсаң, бу инде идеальлеккә якынаю дигән сүз.
– Шулай да, иҗатта сезнең өчен иң авыры нәрсә?
– Орлык уңдырышлы туфракта гына үсенте бирә. Ә безнең һәр сүзенә игътибар бирелгән, көй белән мәгънәсе тәңгәл сәнгать әсәрләребезне яшәтүчеләр – тамашачыбыз. Иң авыры – тамашачы хозурына кадәр шундый җырларны алып барып җиткерү. Бүгенге тел белән әйтсәк, тиешле реклама. Ә без җырларны иҗат итәбез дә, үзебез күпмедер тыңлап, эшне бетереп куйган булабыз да, орлыкларны шкафның түренә тыгып куябыз булып чыга.
Чыганак-фото: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев