Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Илшат Сафин: «Димәк, яхшы яшергәнмен»

Популяр җырчы Илшат Сафин шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый, шуңа күрә күпләр аны буйдак егет дип уйлый.

Фото: социаль челтәрләрдән

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

– Кулыңда балдак, димәк йөрәгең буш түгел?
– Дөрес. Сөйгән ярым белән никах укыттык.

– Бу сөенечле вакыйга белән дә уртаклашмадың кебек? Сөйгәнеңнең кем икәнен дә белми калдык.
– Социаль челтәрдә күренеп алды ул. Кемдер игътибар итте, кемдер күрмичә калды. Никахлашканыбызга ике ел була инде. Димәк, яхшы яшергәнмен. Никахны якыннар, туганнар белән генә үткәрдек.

– Кайда таныштыгыз соң?
– Социаль челтәрләрдә. Тормыш иптәшем яңа чыккан җырымның исемен сорап язган иде. Менә шуннан аралаша башладык. Сиңа буласы әйбер тешне сындырып керә диләр бит. Безнең кавышу да шулайрак булды.

Шәһри Казан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев