Ильмира Нәгыймова: «Мин кеше сүзеннән куркып, 30 яшемә хәтле яшәдем»
Ильмира Нәгыймова белән интервьюдан өзек.
"Мин кеше сүзеннән куркып, 30 яшемә хәтле яшәдем инде һәм миңа бу бер дә ошамады. Хәзер үземә ничек ошый, шулай яшим. Югалтулар булды, ләкин минем ике балам бар. Алар миңа көч биреп торалар. Мин кулларымны төшереп, төшенкелеккә бирелә алмыйм, минем аңа хакым юк. Миңа эшләргә кирәк, чөнки аларны аякка бастырасым бар. Балалардан тыш, әле әти-әнием дә, сеңлем дә бар. Барысына да минем ярдәмем кирәк.
Кешегә сиздермичә, кайвакыт юлда, машина эчендә рәхәтләнеп елап утырам. Арганнан ул һәм ир-ат кулы җитмәүдән... җыела, җыела да, күңелем тула. Бөтен нәрсә дә үз өстемдә. Елаганнан соң, ниндидер көч кереп китә, мин үземне яңа кеше итеп хис итә башлыйм".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев