Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Ильмира Нәгыймова: «Мин 10 ел түзеп яшәдем!»

Ильмира Нәгыймова белән интервьюдан өзек.

«Мин үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым: ирләрен түзеп яши торган бәхетсез хатын-кызлар бик күп һәм алар ир-ат алдында үзләрен түбәнсетеп яшәргә тиеш дип уйлыйлар. Ә минем, киресенчә, аерылыгач, бөтен эшләрем алга китте һәм минем тормышым чәчәк ата башлады.

Миңа бер кеше шундый сүзләр әйтте: "Әгәр дә син бәхетле булсаң, сине яратмаган кеше шул бәхетеңә түзә алмыйча, көнләшеп, үз-үзен ашый башлый". Шуңа күрә тормышыгызда нәрсә генә булмасын - бәхетле булыгыз. Үз-үзегезне карагыз, яратыгыз, нәрсә телисез, шуны ашагыз.

Мин түзеп 10 ел яшәдем. Кеше сүзеннән курыктым. Фантикны күрсәтеп, эчке дөньямны качырдым. Ә чынлыкта, бу ялтыравыкны күреп, бер кеше дә нәрсә аша узганымны, ничек гаиләне саклап калырга тырышуымны да белми, мин үзем генә беләм".

Чыганак/фото: Татар эстрада

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

2

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев