Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова арасыннан кара мәче узган

Татар эстрасында матур парларының берсе Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова әрләшкән.

Бу хакта Гүзәл үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.

«Төрле вакыйгалар була. Мөнәсәбәтләрне ихлас мәхәббәт хисе генә саклап кала ала. Беркөнне Илдар белән нык әрләштек. Дөресен генә әйткәндә бер дә юктан гына килеп чыкты. Аллаһка шөкер, кире дуслаштык. Мөнәсәбәтләр бәллүр савыт кебек, бик кадерләп кенә саклап торасы. Сезнең дә булгалыйдыр ич? «Юк», – дигән кешегә ышануы авыр», – дип яза ул дуслашканнан соң сөю турындагы җырга салынган видеоларын куеп.

Комментарийларда «талашабыз да дуслашабыз» кебек комментарийлар күп. «Сез – мәхәббәт бар икәненә кечкенә генә булса да ышаныч тудыручы бердәнбер пар. Бер-берегезне саклагыз», – дип язган мәхәббәткә ышанычын югалткан берәү.

Интертат

Фото: соц. челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев