Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Илдар Әхмәтов: «Казанга эшләпә киеп килдем»

Гаиләсе белән Зур Клыкида яшиләр. Хатыны Ландыш, Казанда туган, һөнәре буенча икътисадчы, спорт өлкәсендә методист вазифасын башкара. 2008 елның 27 декабрендә өйләнешкәннәр. Ике ул, бер кыз тәрбиялиләр.

Аның моңлы тавышын тамашачы бик тиз үз итте. Җырчы Илдар Әхмәтовның үзенә генә хас сөйкемлелеге дә бар. Эстрадага ул профессиональ белем белән – консерватория тәмамлап килде. Шуңа күрә тенор тавышлы егетнең җырлавы башкалардан аерылып тора иде.

«Иде» дим, чөнки Илдар Әхмәтов, җырлады-җырлады да, беркөнне юкка чыкты. Әллә ниләр уйлый күрмәгез: аның белән бар да яхшы, матур гаиләсе, эше бар. Тик менә тамашачы да юксына бит.

– Илдар, сәхнәдән бөтен ләй читләштең. Кайда син, нишләп югалдың?

– Без бит заманында «Барс Медиа» ширкәте белән бик каты эшләдек. Финанс мәсьәләләре белән баш ват мадык, матур гына иҗат итеп яшәдек. Аннары аларда ниндидер аңлашылмау чанлыклар килеп чыкты да, бөтен оештыру мәсьәләләрен дә, финанс ягын да үзеңә уйларга кирәк була башлады. Аларның барысына да кайдан акча алып бетерәсең?! Шулай да мин эшләп карадым. Филармониядә концертымны оештырдым. Ләкин «яндым». Катнашкан артистларга да бурычларымны соңга калып түләдем. Шунда мин бернинди ярдәмсез бу эшкә тотынырга кирәкмәгәнлеген аңладым.

– Ә хәзер нәрсә белән шө гыльләнәсең?

– Мин төрле өлкәләрдә эшләп алдым инде. Хәзер машина ремонтлау юнәле шендә хезмәт куям. Шулай ук мәҗлесләргә чакыралар, шунда барып җырлыйм. Күбрәк элеккеге танышлар чакыра.

– Син – тенор тавышлы, консерватория белеме булган җырчы. Шулкадәр тәҗрибәң булып та, иҗаттан читләшүең бик кызганыч инде...

– Консерваторияне тәмам лап, эстрадада җырлый баш лауны үзем өчен акча эшләү урыны дип кенә кабул иттем. Миңа анда эшләү җайсыз иде. Чыгып җырлаганда каушау хисен дә тоймадым. Ә артист, нинди генә тәҗрибәле булса да, сәхнәгә чыкканда каушар га тиеш. Ул хисне югалту куркыныч әйбер. Мине менә шул нәрсә дә уйландыра башлады.

– Димәк, сиңа үз белемеңә, тәҗрибәңә туры килгән югарырак баскычка менү юлын эзләргә кирәк булган.

– Кирәк булган... Тик кая барасың соң? Без укып бе тергәндә ничектер эшкә ур нашу өчен юллама бирүләр дә булмады. Мин инде кон серваториядә укыганда ук эстрадага кереп киттем дә, тәмамлагач та шунда калдым. Яшәргә, гаиләне туйдырырга кирәк бит. Миңа театр белән җыр кушылган иҗади проектлар ошый. Му зыкаль комедияләрне бик яратам. Эх, шундый җырлы спектакльләрдә рәхәтләнеп уйнар идем. Безне укытканда Рафаэль абый Сәхәбиев тә: «Музыкаль комедияләрне «уятырга» кирәк», – дип әйтә иде. Без опера студиясендә «Башмагым» спектаклен дә куйдык. Мин анда Мәхмүт ролен башкардым. Вокал партиям булмаса да, артист булып бик рәхәтләнеп уй надым. Состав та бик көч ле иде. Артур Исламов, Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина белән бергә укыдык. Аннары «Театраль солянка»лар барлыкка килде. Анда да ел саен уйнадым. Хәзер менә музыкаль комедияләрне Казан шәһәре филармониясендә күп куя башладылар – шунысы сөендерә.

– Син сәхнәдә моңлы җырларың белән чыгыш ясаганда җитди кебек, ә тормышта бик җиңел, күңелле кеше икәнсең.

– Казанга килгәндә бик оялчан идем. Башкалага зур өметләр белән дә килдем. Әлмәттә музыка училище сында укыганда, урам ма лайлары бәйләнә иде, ара ларында хәмер эчүчеләре дә бар. Ә мин башка дөньяда, мәдәниятле мохиттә яшәргә хыялландым. Казанга да кулыма дипломат тотып, озын пальто киеп килдем. Башымда эшләпә иде. Кон серваториядә укып, зыялы кеше булырга теләдем. Лә кин Казан да хыялдагы дөнья түгел иде. Эшләпәне салдым, дипломатны авылга кайтарып куйдым... Мин укырга кергәндә, бәхеттер инде, тенор тавышлы икәү генә идек. Безне алдылар һәм менә шулай консерваториядә укый башладым.

– Сиңа мондый сәләт кемнән күчкән?

– Мин тумышым белән Тукай районының Боерган авылыннан. Гаиләдә без ба рыбыз да – әти-әни дә, апа, абый да җырлый. Авылда үзешчән сәнгатьтә дә кат нашалар. Минем тавышым алай көчле түгел дә кебек иде – музыка училищесында ачтылар. Консерваториядә укыганда да безгә бик яхшы белем бирделәр.

– Син күпбалалы әти дә бит. Улың «Татар малае» конкурсында катнашып, икенче урын да алган иде. Балалар иҗатка тар тыламы?

– Ике улыбыз һәм кызы быз бар. «Татар малае» конкурсында уртанчы улым катнашты. Тавышы бик матур. Мин аны вокал дәрес ләренә дә йөртеп карадым. Ләкин ул җырларга теләми.

– Кичләрен эштән кайт кач, «эх» дип үкенеп куйган чакларың буламы?

– Үткәннәргә нәрсә дип үкенеп утырасың инде?! Иҗатка бәйле үкенечләр бу лып куя. Шулай кирәк бул гандыр, дим дә, тынычланам. Сәнгать кешесе бит ул я иҗат юлын, я матур гаиләсен сак лап калуны сайларга тиеш. Аның шул ягы да бар. Иҗат белән ныклап шөгыльләнә башласаң, гаиләгә игътибар җитми башлый. Балаларың да тиешле тәрбия алмый кала. Мин менә шул нәрсәләр хакында да уйлыйм.

Энҗе Шәйхетдинова. «Ватаным Татарстан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев