Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Гүзәлем: «Балалар да, карьера да түгел... Беренче урында ир булырга тиеш»

***

"Гаиләдәге иң зур хата – хатын-кызның тормыш приоритетларын дөрес куймау. Беренче урынга ире буласы урынга, алар балаларны, карьераны, өйне һ.б. куя. Моңа мисаллар күп: хатын-кыз өйдән чыкканда, матурланам дип, озак әзерләнә: прическа, макияж ясый, кием һәм бизәнгечләрне озак сайлый... Ә өйгә кайткач, туфлиен гади тапочкига, күлмәген халатка алыштыра һәм макияжын шундук юа. Ә бит ирләр, аның өчен түгел, ә башкалар өчен тырышканыңны күрә. Шуннан соң, ул сезнең өчен тырышырмы соң?” – дип язып куйган.

Әлбәттә, бу сүзләр язылучылар арасында ике төрле фикер тудырган. Кемдер “беренче урында – ир”, ди, ә кемдер балалар ди.
Җырчы Иркә дә үз фикерен язып калдырган: “Ни генә булмасын, балалар иң якыныдыр инде. Әмма бу минем фикер. Иреңне артык нык ярату да шулай ук төрле авырлыклар китерергә мөмкин”, – дигән. Ә Рәфинә Ганиуллина: “Лаеклы ир булса, әлбәттә ул беренче урында!” – дигән.
Тагы бер язылучының комментарие күзгә ташлана: “Хатын-кыз ир-атны өстенрәк куйган саен, ир-ат моңа тиз өйрәнә. Һәм гаиләдә балалар тугач, хатын-кыз нигәдер начар булып кала, ә ир-ат – хан! Мин иремне бик яратам, әмма аның пешкән аш ашарга өстәл янына утырып кашык биргәнен көтеп утыруы җенемне чыгара”.

Ә Сез ничек уйлыйсыз? Гаиләдә беренче урында кем булырга тиеш?

Чыганак/фото: Татар эстрада

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев