Фирдүс Тямаевның биючесе Альберт Әхмәтов: «Сәхнәдән аякны сындырып китәрмен дип, уйламаган идем»
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев төркемендә дистә еллар эшләүче биюче Альберт Әхмәтов сәхнәдән китүе турында хәбәр итте.
– Алыштыргысыз кешеләр булмый диләр. Әмма шул алыштыргысыз кешеләрне бер кеше дә алмаштыра алмый! Беркайчан да!
Мин 23 ел сәхнәдә. Аллаһы Тәгаләгә моның өчен мең рәхмәт. Гомумән, минем иҗатым өчен бар кешегә дә рәхмәт әйтәм!
️Мин сәхнәдән киттем... Әйе, бик авыр, әмма бу вакыт килеп җитте! Аллаһы Тәгалә шулай теләгәндер дим! Бер нәрсә дә болай гына эшләнелми... Шулай язган булгандыр! Моны кабул итәсе генә кала! Минем өчен борчылганыгыз өчен тагын бер кат рәхмәт әйтәм!
Иҗатымны яратканнарга, яратучыларга да – рәхмәт! Тамашачылар, рәхмәт дим сезгә дә! Минем йөрәгемдә һәрвакыт музыка булачак! Кайда гына булсам да, мин һәрвакыт бииячәкмен, Аллаһ бирса!
От душиии! – дип язган биюче.
Фото: соц. челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев