Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция зонасына җыена

Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтергә җыена. 

«Сәлам, дуслар! Аллаһка тапшырып, бу көннәрдә зур юлга – егетләр янына барырга чыгабыз. Нурлаттан 3 фура һәм 2 микроавтобус бара. Менә монда минем якын дусларым шәхси бүләкләр әзерләгән. Алар казылык, сыр, казлар, сосискалар китереп бирде, әле егетләр тагын алып киләчәк. Акча җибәрүче дусларым да бар. Квадроцикл алып барырбыз дигән идек, азрак акча җитеп бетмәде, икенче юлы алып барырбыз инде.

Егетләргә күчтәнәч җибәрүчеләргә рәхмәт яусын, сезнең исемнән тапшырырмын. Безгә хәерле юл теләгез, очрашуга кадәр.

Чаллы һәм Җәлил концертларын күчерергә туры килде, хәзер аңладыгыз инде ни өчен икәнен. Алайса кичә сүгеп яталар иде. Ачуланмагыз, гафу үтенәм. Безнең егетләргә гуманитар ярдәм итү беренче урында тора. Концертның көнен билгеләрбез. Мин сезне яратам!» – диде ул.

Интертат

Фото: Салават Камалетдинов/"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев