Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Фирдүс Тямаев: «Андагы хис-кичерешләрне аңалатып булмый, дуслар. Анда күздән яшь кенә ага»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев махсус операция зонасында 5 көн булып, кайтыр юлга чыккан.

«Дуслар, Аллаһка шөкер, чикне уздык. Теге якка чыккач, 1500 чакрым бардык. Һәрбер егеткә туктап, гуманитар ярдәмне кулларына тапшырдык. Алгы сызыктагы егетләр янына да бардык. Алар белән блиндажда – җир астында бергә йокладык, гармуннарда уйнадык, елаштык. Тизрәк бу хәлләр тәмамлансын иде. Гуманитар ярдәм җибәргән барчагызга рәхмәт.

Теге квадроциклны барыбер алдым бит мин, амәнәтемне үтәдем. Андагы хис-кичерешләрне аңалатып булмый, дуслар. Анда күздән яшь кенә ага», – дип фикерләре белән бүлешә ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Норлаттан 3 фура һәм 2 микроавтобус бара. Менә монда минем якын дусларым шәхси бүләкләр әзерләгән. Алар казылык, сыр, казлар, сосискалар китереп бирде, әле егетләр тагын алып киләчәк. Акча җибәрүче дусларым да бар. Квадроцикл алып барырбыз дигән идек, азрак акча җитеп бетмәде, икенче юлы алып барырбыз инде», – дип сөйләгән иде артист.

Интертат

Фото: видеодан скрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев