Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, татар эстрадасының популяр җырчысы Элвин Грей юлда авариягә эләккән.
Мәскәүдән Казанга М12 трассасыннан кайтканда Mercedes-Benz Maybach GLS машинасының тәгәрмәче шартлаган.
«Гастрольләр тулы тормышыбызның иң мөһиме – юлдагы иминлек. Бүген моңа кабат инандым. Иртәнге өчтә М12 трассасыннан барганда машинага нидер бәргәндәй булды, аны уңга каера башлады. Баксаң, тәгәрмәч шартлап ертылган икән. Бәхеткә, автоматика шундук барысын да көйләде – рульне стабилизацияләде.
Иң мөһиме, Матурым исән-сау.
Ярдәмгә юл хезмәткәре килеп җитте – узып китмичә, яныбызда туктады. Ул домкрат белән ярдәм итеп, өч тонлык машинаны ничек итеп күтәрттерергә өйрәтте.
Ходайга шөкер, барысы да яхшы тәмамланды», - дип сөйли Радик.
Җырчы сүзләренә караганда ул бик курыккан. Видеода күренгәчә, машинаның резинасы кышныкыннан җәйнекенә алыштырылмаган.
Фото: соц.челтәрләрдән
Нет комментариев