Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Дилә Нигъмәтуллина киңәш сорый: «Әтинең хәле мактанырлык түгел...»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина статуслары аша әтисенең хәлен сөйләгән.

Җәүдәт абый инде бик күптәннән хастаханә юлларында йөри. Моннан берничә ай элек Онкология үзәгендә катлаулы операция дә кичерде.

«Әти белән йөреп кайтырга булдык. Урицкий паркы буйлап җәяү йөрдек. Аз гына яңгырга да эләктек. Чылансак та, без бәхетле.

Әтиебезнең бүгенге хәле мактанырлык түгел. Хәтере көннән-көн начарая. Хәле моннан да яхшырак булмас инде, ләкин, ичмасам, бу процессны туктатырга иде. Әгәр дә әлеге авыру белән очрашып, хәлен җиңеләйтү буенча нәтиҗәле ысуллар беләсез икән, языгызчы», – дип, дусларыннан ярдәм сораган җырчы.

дусларыннан ярдәм сораган җырчы.

Интертат

Фото: Дилә Нигъмәтуллина сәхифәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев